Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Өйдә нәрсә тотарга ярый?

Хәзерге заман кешесен матур прическалы этләр, песиләр, кырмыскалар һәм хәтта крокодиллар асрау шаукымы биләп алды.

Ислам динендә песиләргә мөнәсәбәт уңай, ә этләргә «пычрак» дигән караш яши. Шәригатьтә елан, чаян һ.б. хайваннарга карата мөнәсәбәт нинди? Нинди җан иясен асрау гөнаһ? Бу сорауларга «Ярдәм» мәчете имамы Рәфис хәзрәт Сәйфуллин җавап бирде.

-Гыйлемнәре сай булган кешеләр, хаталанып, этне хәрәм яки пычрак хайван, йоны чиста түгел, асрарга ярамый дип әйтәләр, - диде хәзрәт. - Бу хаталы фикер, чөнки пәйгамбәребез (с.г.в.) дә этләрга яхшы карашта булган. Ул аларны бары тик билгеле бер ният белән генә үрчетергә, тотарга рөхсәт иткән. Мәсәлән, басу-кырларны, өй тирәлеген, мал-туарны саклый торган этләр бар, аларны тотарга рөхсәт ителә.

Этләрне уен һәм матурлык өчен асрау тыела. Әйткәнемчә, аның билгеле бер максаты булырга тиеш. Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәребез дә бер хәдисендә өйдә сурәт һәм эт булса, ул өйгә рәхмәт фәрештәләре керми, дип әйткән. Шул хәдисләргә таянып, кайбер мөселманнар бөтенләй эт асрамыйлар.

Этне күрсәң, аңа сугарга яки тибәргә, асрыйсың икән, ашарга бирмичә интектерергә ярамый. Без этләргә, мәчеләргә һәм башка хайваннарга күркәм мөнәсәбәт күрсәтергә тиешбез.

Песиләрне без, гадәттә, матурлык өчен тотабыз. Пәйгамбәребез (с.г.в.) вәгазь сөйләп утырган вакытта киеме өстенә песи килеп ята һәм йоклап китә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) аны уятмый, киеменең шул өлешен кисеп ала. Бу гамәл аның песиләргә карата мәрхәмәтлелеген күрсәтә.Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәрнең Муизза исемле песие дә булган. Ул гел аның янына кунакка кереп йөргән. Песи эчә торган савыттагы судан рәсүлебез (с.г.в.) тәһарәт алган булган. Бу песинең чисталыгына, аның суны бозмавына тагын бер кат дәлил.

Әгәр дә эт су эчә икән, пәйгамбәребез (с.г.в.) ул савытны җиде тапкыр юарга кушкан. Кайбер галимнәр алты тапкыр су, бер тапкыр балчык белән юдырырга кирәк, диләр. Димәк, этнең селәгәендә зарарлы инфекцияләр, вируслар бар.

Ат, сыер һәм сарык кебек ите хәләл булган хайваннар эчкәннән соң, савытта калган су пакь булып санала, тәһәрәт алырга да яраклы, әмма эт, бүре кебек ите хәрәм булган хайваннардан калган су — нәҗес. Тавык, мәче һәм карчыгадан калган сулар нәҗес булмасалар да, алар белән тәһәрәт алу мәкруһ (не желательно) санала.

Нәрсә тоту бөтенләй тыела?

Дуңгыз, аеруча үсми торган декоратив дуңгыз (карликовая свинка) үрчетү тыела. Елан, чаян һәм крокодилга килгәндә, Аллаһы Тәгалә җәһәннәмне тасвирлаган вакытта еланнар, чаяннарны телгә ала. Алар кыямәт көнендә кяферләргә — тәмуг утында янган кешеләргә өстәмә газап бирүче хайваннар булыр, диелә. Аларны тоту — өеңдә кечкенә җәһәннәм оештыруга тиң.

Кайсын тотарга ярый?

Читлектәге кош, песи, әрлән (хомяк), кырмыска, таракан, үрмәкүч, бака, ташбака, балык тотарга ярый.

Гомумән алганда, әгәр дә хайван кешегә зыян салмый икән, кешенең ул хайванга аллергиясе булмаса, ул очракта асрарга була.

https://intertat.tatar/news/elan-bel-n-chayan-asrau-kechken-nn-m-oeshtyruga-ti-yd-n-rs-totarga-yaryy-5830828

Рамия Гарифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев