«Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны дәвам итә
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

«Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны дәвам итә

Узган елда марафон ярдәмендә 15 авыру балага акча җыелды.

Татарстанда «Рамазан — изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны дәвам итә.

Акция кысаларында изге айның ун көне эчендә сәдакалар рәвешендә авыру балалар исеменә 200 000 сум акча җыелды. Алар ашыгыч дәвалануга мохтаҗ булган 3 сабыйга җибәрелде.

Узган елда марафон ярдәмендә 15 авыру балага акча җыелды. 

Ярдәм итүнең 3 ысулы бар, алар турында тулырак ТР Диния нәзарәте сайтында белергә мөмкин. 

 

https://tatar-inform.tatar/


Нет комментариев