Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Уразага ничек әзерләнергә? (Хәзрәт киңәшләре һәм дога)

Мөселманнарның иң изге ае – Рамазан ае башланырга санаулы гына көннәр калып бара. Быел ул, 23 мартта башланып, 20 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

 

22 март көнне мәчетләрдә беренче тәравих намазы укылачак. Рамазан аен ничек каршы алырга? Уразага ничек әзерләнергә? Укучыларыбыз игътибарына «Иман нуры» мәчетенең икенче имам-хатыйбы Әхмәт хәзрәт Фәйзуллинның бу уңайдан киңәшләрен тәкъдим итәбез.

Беренчедән, ураза турында ышанычлы белем алырга тырышыгыз. Яхшы мәгълүмат табыгыз яки белемле кешеләрдән сорагыз. Ураза дөреслеге өчен нәрсә кирәк, аны нәрсә боза? Кем ураза тотарга тиеш, кем аны тотудан азат? Шушы мөһим сорауларга җавап табарга тырышыгыз.

Дини әдәбиятны күбрәк укыгыз. Рамазан аеның мөһимлеге һәм әһәмияте, аның кыйммәтләре, фазыйләтләре турында вәгазьләр тыңлагыз.

Коръән укый беләсез икән, аны күбрәк укыгыз. Мәгълүм булганча, тәкъва кешеләр шәгъбан һәм Рамазан айларында Коръән укуны арттырганнар.

Шәгъбан аенда, ким дигәндә, берничә көн өстәмә ураза тотарга тырышыгыз. Монда бик күп файда бар, һәм шулай итеп, сез әкренләп үзегезне, тәнегезне фарыз булган ураза режимына көйләячәксез.

Әгәр дә сезнең узган Рамазан аеннан калган ураза бурычлары бар икән, киләсе Рамазан аена кадәр аларны тотып бетерергә тырышыгыз. Ләкин бу, бөтен калган уразаларны да тотып бетерә алмасагыз, сез якынлашучы Рамазан аендагы уразаны тотмаска тиеш дигән сүз түгел.

Күптән түгел җитди авыру кичергән булсагыз яки сәламәтлеккә бәйле проблемалар булса, ышанычлы табиб белән ураза тоту хакында киңәшләшегез. Аллаһ Тәгалә кешедән чиксез ашкыну таләп итми, бу сәламәтлеккә зыян китерә ала. Сәламәтлегебез – безгә ышанып тапшырылган әманәт. Без моның өчен җаваплы булачакбыз. Бу шулай ук ​​йөкле һәм имезүче хатын-кызларга да кагыла.

Начар гадәтләрдән баш тартырга тырышыгыз. Төннәрне социаль челтәрләрдә үткәрмәгез, көндәлек тәртипне дөрес тотыгыз. Иртә йокларга ятып, иртә тору, саф һәм сыйфатлы ризык ашау мөһим. Шулай итеп, сез ураза алдыннан сәламәтлегегезне ныгытачаксыз.

 

Ураза тотарга ният кылганда укыла торган дога

«Нәвәйтү ән әсумә саумә шәһри Рамадаанә минәлфәҗри иләл-мәгъриби хаалисән лилләһи тәгалә».

Тәрҗемәсе: «Аллаһы Тәгалә өчен чын күңелдән ният кылдым ошбу көннең фарыз уразасын тотарга, таң атканнан алып кояш баеганчыга тикле».

Авыз ачканда шушы дога укыла

«Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Аллаһүммә ләкә сумтү, үә бикә әәмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәлә ризкыйкә әфтартү, фәгъфир лии йәә Гаффәәрү мәә каддәмтү үә мәә әххартү. Бирахмәтикә йәә әрхәмәр-раахимиин. Әмин».

 

Тәрҗемәсе: «Әй, Аллаһым! Ошбу уразамны синең өчен генә тоттым вә Сиңа гына иман китердем, вә Сиңа тәвәккәл кылдым, вә синең ризыгың белән авыз ачамын. Әй, гөнаһларны ярлыкаучы Раббым! Минем моңа кадәр кылган гөнаһларымны да, соңгыларын да ярлыкасаң иде. Әмин»

Динә Гыйлаҗиева

"Ватаным Татарстан" сайты

Фото: "Лениногорск-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X