Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

«Зират – гайбәт сату урыны түгел»

Зират – кешене җирләү урыны гына түгел.

Ислам динендә зират тагын нинди мәгънәгә ия? Зиярәт кылу әдәбе нидән гыйбарәт? Бу сорауларга «Казан нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов җавап бирде.

– Алмаз хәзрәт, зиратны үлгән кешене җирләү урыны итеп кабул итәбез. Ә ислам дине буенча ул тагын ничек бәяләнә?

– Ислам дине буенча зиратка бару үлемне һәм ахирәтне искә төшерә торган гыйбрәт алу һәм вәгазьләнү урыны булып санала. Анда бару – пәйгамбәребезнең (с.г.в.) сөннәте. Бер хәдистә ул: «Мин башта сезне каберләрне зиярәт кылудан тыйган идем. Хәзер инде каберләрне зиярәт кылыгыз, чөнки бу гамәл күңелне йомшарта, күзләрне елата һәм ахирәтне искә төшерә...» – дигән.

– Зиратка баруның аерым көннәре бармы?

– Галимнәр фикеренчә, зиратка атнаның бөтен көнендә, аеруча пәнҗешәмбе, җомга һәм шимбә көннәрендә бару мөһим. Әмма динебездә зиратка йөри торган аерым көн юк. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдис-шәрифендә: «Мин үлгәч, миңа салават әйтегез. Сез кайда булсагыз да, ул миңа ирешер», – дигән. Шуңа һәркем үз вакыты белән зиярәт кыла.

– Мәрхүм-мәрхүмәләргә исән кеше файда китерә аламы? Аның өчен зиратта нинди эш-гамәлләр башкару мөһим?

– Мәетләргә файда китерү өчен зиратта дога кылу һәм Коръән аятьләрен уку сөннәт. Пәйгамбәребез (с.г.в): «Мәетләрегезгә «Йәсин» сүрәсен укыгыз», – дип әйткән. Кайбер риваятьләрдә: «Әгәр дә зиратка керсәгез, «Аятелкөрси»не һәм «Ихлас»ны өч тапкыр укыгыз һәм соңыннан: «Йә Аллаһ, шуның савабын кабер әһелләренә ирештер», – дип әйтегез», – диелгән. Дога кылганда, Аллаһыдан мәеткә карата рәхимле булуын, гөнаһларын гафу итүен, кабер һәм җәһәннәм газабыннан имин кылуын һәм җәннәткә кертүен сорарга кирәк.

– Мөселман кешесенең каберенә чардуган, кара плитәләр кую дөресме?

– Кабер тапталмасын, юкка чыкмасын өчен зур булмаган чардуган һәм исеме, туган һәм үлгән елы язылган таш кую рөхсәт ителә. Ә менә кабер өстен плитә белән каплау, бетонлау дөрес түгел.

– Кабер өстенә элек агач утырталар иде, хәзер аларны кисәләр. Бу рөхсәт гамәлме?

– Агач бик озын булу сәбәпле җил-давылдан аварга мөмкин икән яки шундый куркыныч булса, кисәргә ярый.

– Зиратка барырга ниятләгәндә, иң беренче нәрсәне истә тотарга кирәк?

– Зиратка килгәндә, үлем турында хәтерләргә һәм мәетләргә файда китерү турында ният кылырга кирәк. Зиратка барыр алдыннан ике рәкәгатьтән торган нәфел намазы уку мөһим. Аллаһы Тәгаләдән намаз савабын мәеткә насыйп итүен сорагыз. Сораучы шушы намазы өчен зурланыр, ә мәетнең кабере нурланыр. Зират юлында зикер әйтегез. Мәгънәсез сөйләшүләр, гайбәттән тыелыгыз.

– Кабер янына килгәч, нәрсә эшләргә?

– Кабер янында үлгән кешегә йөзегез, кыйблага аркагыз белән басыгыз һәм сөннәткә туры килә торган дога кылыгыз. Иң кулае – «Йәсин», «Мөлек» сүрәләре һәм «Тәкәссүр»дән Коръәннең ахырына кадәр уку. Аннан соң, кыйблага борылып, дога кылыгыз. Аллаһы Тәгаләдән доганы кабул итүен, савабын мәеткә насыйп кылуын сорагыз. Зиратка җомга көн барсаң, бигрәк тә яхшы. Кем дә кем ата-анасы каберен җомга көннәрендә зиярәт кылса, ул сүз тыңлаучан булып язылыр.

– Хатын-кызга зиратка керергә ярыймы?

– Ярый, тик еш түгел. Күп кенә ислам галимнәре хатын-кызларның зиярәт кылуларын бик яратмаганнар һәм хупланмый торган эш дип караганнар. Шуңа күрә аларга бармау хәерлерәк, чөнки хатын-кызлар йомшак табигатьле булып яратылган һәм зиратта алар куркырга, кычкырып еларга, артык кайгыга бирелергә мөмкин. Каберне тәртиптә тотарга, чардуганын буярга, чәчәкләр утыртырга барырга, дога кылып кайтырга мөмкин. Әмма көн саен, атна саен барып йөрү дөрес түгел.

– Кайбер төбәкләрдә зираттан бер нәрсә дә алып кайтырга ярамый дигән гадәт яши. Буяу савытлары, пумала ише чүп-чарны да өйгә алып кайтмыйбыз, дип калдыралар. Бу – дөресме?

– Шәригатьтә мондый тыю юк. Бу – кешеләр уйлап чыгарган бер хорафат кына. Зираттан буяу савытларын, пумалаларны үзең белән алып кайтырга һәм башка вакытта кулланырга ярый. Әгәр дә бер кеше зиратта кулланып була торган килеш бу нәрсәләрне калдырса, ул зиратны пычраткан, аңа хөрмәтсезлек күрсәткән һәм исраф кылган була.

– Зиратка төртеп күрсәтмә, диләр иде кечкенә чакта. Бу нәрсәгә бәйле икән?

– Зиратка таба бармак белән төртеп күрсәтергә ярый. Шәригатьтә алай эшләү тыелмаган.

– Әдәби әсәрләрдә зират иң куркыныч җир буларак тасвирлана. Рәсемнәрдә дә еш кына караңгы итеп сурәтләнә ул. Чынлыкта да шулаймы?

– Зират – куркыныч җир түгел, ә үлем белән ахирәтне искә төшерә торган гыйбрәт алу урыны. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) кайбер вакытта хәтта төнлә белән дә зиратка бара торган булган. Кеше үзенең элекке вакытта кылган гөнаһлары өчен газап килүдән куркырга тиеш, ә зиратка барудан түгел.

Чыганак: https://vatantat.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев