Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Зөлхиҗҗә аен ничек уздырырга?

Мөселманнар өчен әлеге ай аерым мәгънәгә ия һәм аңа аерым әһәмият бирү кирәк. Чөнки ул – һиҗри календарьның соңгы ае. Тулы бер елга йомгак ясый, яңа елга кергәндә чистарыну, гөнаһлардан арыну, тәүбә кылу, яңа планнар кору ае.

Аллаһы Тәгаләнең безгә – адәм балаларына җибәргән бер рәхмәте-бәрәкәте бу: ел изге Хаҗ кылына, корбан чалына торган Зөлхиҗҗә ае белән тәмамлана. Игелек кылыйм дигән кешегә хәрәкәте, әҗер-савабы әйтеп бетергесез күп аның.

8 июль — Гарәфә көне, зөлхиҗҗә аеның 9нчы көне. Хаҗ гамәле шушы көндә башкарыла.

9 июль — Корбан бәйрәме, зөлхиҗҗә аеның 10нчы көне. Мөселманнарның иң зур бәйрәме. Ураза тәмамлангач, нәкъ 70 көннән соң башлана торган Корбан чалу бәйрәме, ул 3 көн дәвам итә.

8, 9, 10, 11, 12 июль — Тәкъбир әт-Тәшрикъ көннәре, зөлхиҗҗә аеның 9, 10, 11, 12, 13нче көннәре.

Ислам динендә аерым айларның, мисал өчен, Рәҗәб, Мөхәррәм, Зөлкагъдә айлары, аннан соң килүче Зөлхиҗҗә ае хәрам айлардан атала. Бу айларда билне кысыбрак буарга, гыйбадәтләребезне арттырырга, саваплы гамәлләрне күбрәк кылырга кирәк.

https://vatantat.ru/2022/06/85865/

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев