Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

“Болгар кызлары” солисткасының балаларын урлаганнар

“Болгар кызлары” солисткасы Айгөл Зәйнуллина бу көннәрдә бик зур сынауга дучар булган.

Олы улына 10 яшь туласы көн алдыннан аның элеккеге ире Тимур Шәрифуллин, газ баллоны белән куркытып, янап, ике улын да урлап алып киткән. Әни кеше берничә көн дәвамында балаларының кайда икәнлеген дә белмәде.


“Болгар кызлары” солисткасының балаларын урлаганнар
14 июня 2019
257 карау
 

“Болгар кызлары” солисткасы Айгөл Зәйнуллина бу көннәрдә бик зур сынауга дучар булган. Олы улына 10 яшь туласы көн алдыннан аның элеккеге ире Тимур Шәрифуллин, газ баллоны белән куркытып, янап, ике улын да урлап алып киткән. Әни кеше берничә көн дәвамында балаларының кайда икәнлеген дә белмәде.


 

Кичә Айгөл Инстаграмда соңгы хәбәрләре белән уртаклашты. Аның элеккеге ире Тимур Шәрифуллинның ике улын алып, Россия чиген чыгып, хәзерге вакытта Казахстанга барып җиткәнлеге мәгълүм булган. Бу эштә аңа әнисе дә ярдәм иткән дип саный җырчы ханым. Балаларның әтиләре ялган документлардан файдаланган булырга мөмкинлеген дә яшерми Айгөл.

– Үзем белән мондый хәл килеп чыгар дип башыма да китерми идем. Аерылышуыбызда алты ел узды. Шул вакыт эчендә улларым Әмирхан белән Тимерланның әтиләре бернинди дә – матди дә, рухи ярдәм дә күрсәткәне булмады. Һәм менә олысына 10 яшь тулганны көтеп, балаларымны миннән тартып алырга булган. Мин чарасызлыктан ни эшләргә дә белмим, – ди бичара ана.     


http://www.syuyumbike.ru/brendlar/?id=9115

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев