Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Данир Сабиров... бурычка чумган

Данир Сабиров өчен зур вакыйга.

Машина алу вакыйга инде ул.
Аның гаиләсендә мондый яңалык барын белүгә, аны бу көннәрдә: «Нинди машина алдыгыз?» – дигән сорауга күмгәннәр. Беләсе килеп, күңел кытыкланып тора бит...
Данир серне ахыргача ачып бетермәгән, билгеле. Әмма аңлаган кешегә аңларлык:  куйган видеосында бер кулына дүрт балдак кигән ул. Ауди, димәк.

«Күпләр миңа: «Нинди машина алдыгыз?» – дип директка яза. Моңа кадәр җиңел машинам юк иде. Шәһәр буйлап мин гастроль автобусында йөрдем.

Без шундый экономный бит инде. Берәр матди әйбер алганчы, Төркиягә барып, төрекләрнең хәл-әхвәлләрен белеп кайтуыбыз яхшырак. Безнең бөтен инвестиция шул: ял, андагы кичерешләр…

Быел кыш бик карлы булды. Автобус белән шәһәр буйлап йөрү авырга туры килде. Парковкада аңа ике машиналык урын кирәк, кайда куям дип эзләп интегеп бетәсең. Булмый болай, дип, миңа да машина алырга булдык. Әле аны алганчы 10–15 тапкыр кире уйлаганмындыр.

Әмма карантинда Төркиянең ябык торуы тәэсир иттеме, бу эшне ниятләдек!

Башта кредитка алмакчы идек. Беренче взноска акча бар. Төрле банклардан санаттык, әмма отышлы шартлар бөтенләй юк! 500 меңгә кадәр страховка+каско чыга. Әле бит, аннан тыш, процент та бар! Болай да, тегеләй дә уйладык… Һәм, нәтиҗәдә, бурычка акча алып торырга булдык. «Бурычлы кеше үлми», диләр безнең якта. Сәламәт булып, рәхәтләнеп эшләп, бурычны кайтарырга язсын.
Менә сезгә кыскача машина алу тарихы. Әле ул машинада сезне дә йөртәчәкмен. Моның хакында соңрак сөйләрмен!» – дип язган ул инстаграмдагы битенә.

Данирга бездән теләк бер инде: үзе әйткәндәй, рәхәтләнеп эшләп, бурычын тизрәк түләп бетерсен. Ә юлларда – яшел утлар аңа!

 http://syuyumbike.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев