Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Данир Төркиядә онытып калдырган әйберне лениногорскилы алган

Данир Сабиров Төркияне бик ярата. Әлеге ил белән бәйле бар нәрсәне дә: ризыкларын да, сериалларын да...



Хәтта үзенең кыяфәте дә хәзер төрекнекенә охшый башлады, дип язалар. Яраткан ял итү урыннары да билгеле - ул Төркия.

Узган атнада гына җырчы аннан кайтты. Үзе кайтты, тик менә күчтәнәчкә дип алынган әйберләрен чәчтарашта онытып калдырган.

"Кемнәр әлеге вакытта Төркиядә? Сезнең өчен күчтәнәчем бар! Эрсенда чәч алдырып йөргән идем. Чәчтарашта бер пакет тәмлүшкәләремне онытып калдырганмын. Кем барып ала?" — дип язган ул Инстаграмында.

Бер сәгать тә вакыт үтмәгән, күчтәнәчне барып алганнар! Лениногорск районында яшәүче ханым Нуретдинова Рәмзия иң җитезе булып чыккан! Чөнки аннан соң бик күпләр барганнар, тик Эрсен аларны кире борган.

Менә шундый маҗара: күчтәнәч Татарстанга кайтып җиткән. Тәмлүшкәләрен Эрсен үзе ашап бетерсә дә, файдалы чәе урынында! Данирның тамашачысы да шат, юморист үзе дә!

Фото: Инстаграм
https://kiziltan.rbsmi.ru

http://almet-rt.ru/news/mgyyat/danir-trkiyad-i-kirkle-nrssen-onytyp-kaldyrgan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев