Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Дилә Нигъмәтуллина белән Марат Мухин янә бергә?!

Бу парның кушылуын күпләр көтәләр, ахрысы. Кичәге фотосурәттән соң бу хәбәрне күпләрнең ишетәсе килә.

 

Сүз җырчы Дилә Нигъмәтуллина инстаграмындагы фото хакында бара. Биредә элеккеге пар аркаларын терәп төшкән. Фото астында парның бергә булуын теләүчеләрнең комментарийлары пәйда булды. «Бергә генә булсагыз ярар иде, ярабби. Балагыз ятим булмас иде. Мин сезнең өчен бик борчылам. Гел сорыйм Аллаха тәгаләдән», «Шундый матур пар бит сез», «Мин дә сезнең бергә булуыгызны телим! Кызыгыз да бик матур!», «Бер-берегезгә бик килешеп торасыз» – дигән сүзләр укып була.

Ләкин Дилә моңа аптырап тормый. Бу хакта үз фикерен белдерде: «Рәхмәт, әлбәттә, борчылганыгыз өчен, әмма сезнең Аллахы тәгаләдән аны сорарга хакыгыз юктыр дип беләм», диде ул.

Безгә калса, алар нәрсә эшләргә кирәклеген үзләре хәл итәрләр. Без бары тик икесенә дә иҗади уңышлар теләп калабыз!

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм @dilyanig

http://www.sahne.ru/kheberler/12989.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев