Хәзрәт никахны бик күңелле итеп үткәргән.
Элвин Грей белән Инзилә никахының тулы видеосын инстаграм сәхифәсенә мәҗлеснең алып баручысы Ильяс Халиков урнаштырган.
Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин никахны бик күңелле итеп, уен-көлке дә кертеп үткәргән.
«Никахның өченче шарты — кияүнең никах бүләге бирүе, мәһәр", - дигән Нурулла хәзрәт. «Әйдә, күрсәт, Радик, бүләгеңне. Бу юлы болай гына ышанмыйм. Чегын никахтан соң карармын», — ди ул.
Радик сөйгәненә кыйммәтле ташлар белән бизәлгән йөзек, алка һәм муенса бүләк итә. Ике якның да әти-әниләре һәм яшьләрнең ризалыгы алынгач, хәзрәт Радик белән Инзиләне ир белән хатын дип игълан итә.
Тулысынча: "ИНТЕРТАТ"
http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/elvin-grey-inzilg-nikakhta-nrs-blk-itkn
Нет комментариев