12 августта Гөлназ Асаева белән Вилдан Шәмсетдинов законлы никахка кергәннәр.
Моның турында Гөлназ үзенең Инстаграмында хәбәр иткән.
Өйләнешү өчен алар Уфаның Телецентр алдында урнашкан ЗАГС бүлеген сайлаганнар. - Бары тик без генә офиска эшкә китеп барышлый язылышып чыга алабыз. Безнең кебек нормаль булмаганнар тагын бармы монда? - дип язган җырчы.
Күп санлы җанатарлары аларны законлы никахлары белән котлаганнар һәм туйсыз, кунакларсыз гына өйләнешүләрен хуплаганнар.
"Дөрес эшләгәнсез, нәрсәгә ул "показуха"? Туй - ул мәшәкать кенә, акча туздыру һәм нервлар бетерү", - дип язган берсе. Әмма туйсыз өйләнешүгә каршы килүчеләр дә табылган. "Ник болай күңелсез? Туй бит ул гомерлек истә кала торган матур бер тантана, ак күлмәк, туганнар очрашуы...", - дигән икенчесе.
Яшьләр 2020 елның җәендә Уфаның "Ләлә-Тюльпан" мәчетендә никах укытканнар иде.
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=34023
Нет комментариев