Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Илсөя Илфакка рәхмәтен бөтен дөньяга ишеттергән

Җырчы Илсөя Бәдретдинова элекке ире, журналист һәм әдип мәрхүм Илфак Шиһапов җырларыннан гына торган альбом чыгарган.

Аның сүзләренә караганда, әлеге альбом бик күп сораулар буенча яздырылган. Анда җырчыны сәхнәгә алып чыккан, аның үзенчәлекле образын тудырырга ярдәм иткән, заманында бик шау-шулы һәм популяр булган җырлар тупланган.

Алар арасында «Булмый инде булмагач», «Ашыйк, кызлар», «Президентка хат», «Әбиеңнәр кыз чакта», «Путин кебек ир кирәк» һәм башка җырлар бар.

«Илфакның рухы шат, урыны оҗмах түрләрендә булсын! Рәхмәт сиңа барысы өчен!» — дип яза Илсөя Бәдретдинова.

Альбом «Булмый инде булмагач» дип атала. Җырчы бу альбомның әле беренче генә булуын, алда тагын биш альбом яздыру көтелүен дә әйтә. Ретро җырларны барлык музыкаль мәйданнарда тыңларга була.

https://matbugat.ru/news/?id=31312

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев