Яшь җырчы Алия Карачурина 25 февральдә булачак беренче сольный концертына әзерләнә.
Шул вакытта инстаграмдагы подписчикларын да онытмый, алар биргән сорауларга җавап бирә. Сорауларның күбесе, әлбәттә, Ришат белән мөнәсәбәтләре турында.
- Инстаграм, вконтакте битләрен үзегез алып барасызмы яисә аерым кеше бармы?
- Үзем генә.
- Сез Ришат Төхвәтуллин белән бергәме?
- Юк, тынычлансагыз була.
- Ришат белән никах булды диләр, шулаймы?
- Юк.
- Сез нишләп Ришат белән бергә түгел, бер-берегезне тулыландырып торасыз бит.
- Тормышта без дигәнчә генә булмый шул.
- Чын дусларың күпме?
- Күп түгел.
- Бөтен сораулар да Ришат турында икән монда.
- Нишләптер мин шулай булыр дип уйлаган идем инде.
- Айгөл Төхвәтуллина сезнең якын дустыгызмы?
- Әйе.
- Миңа сез никтер усал кебек тоеласыз.
- Барысы да минем кәефемнән тора. Ә болай мин бер дә усал түгел.
- Сольный концертка әзерлек ничек бара.
- Әйбәт.
- Урамда таныйлармы?
- Бүген кибеттә бизәнмичә дә таныдылар.
- Ришат концертта сезнең хакта сорау биргәч, без бергә дип җавап бирде.
- Ул концертта беркайчан да андый сүзләр сөйләмәде. Сез моны уйлап чыгаргансыз.
Алиягә концертында уңышлар теләп калабыз, Ришат беләнме ул түгелме, бу аның җырчы булуына комачауламый бит.
Нет комментариев