Узган көнне популяр җырчының инстаграмында «SOS» дигән пост пәйда булды. Азат сәхифәсендә актуаль сорау күтәрә.
Азат фикере буенча, әлеге көндә без инстаграмда күп вакыт уздырабыз. «Мы все заложники инстаграмма», – дигән ул постында. Нинди дә булса пост куярга кирәк, дип азапланган икән ул. «Көне буе түздем, ләкин ахыр чиктә түзәр хәлем калмады, куйдым постны», – ди ул.
Пост астында укучылар да үз фикере белән бүлештеләр. «Бала табыгыз, инстаграмда утыру теләгегез үз-үзеннән югалачак», – дип киңәш бирүчеләр дә бар. Калганнары яисә бу теләктә проблема күрмиләр: «Көрәшергә кирәкми, тормыш белән инстамирны янәшә алып барырга өйрәнергә кирәк».
Сез дә Азат кебек инстаграмда утырырга яратасызмы?
Автор: Г. Вәлиева
Фото: Инстаграм @azat_abitov
http://www.sahne.ru/kheberler/13388.html

Нет комментариев