Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Зәмирә Рәҗәпова: “Ябык ир-атлар янына аппетитлы фигуралы кызларга урын юк, чөнки пар түгелләр!”

Зәмирә Рәҗәпова инстаграм сәхифәсендә идеаль пар нинди булырга тиешлеге турындагы фикерләре белән бүлешә.

 

“Ир белән хатынның пар булу стандартлары нинди соң ул? Әйдәгез, җәмгыять күзлегеннән чыгып, идеаль пар моделен төзик. Ире озын буйлы, хатыны бераз кыскарак, ләкин төз, матур фигуралы, икесе дә бик чибэр. Ире хатынына караганда бер 5 яшькә өлкәнрәк. Иренең торак җире, акчасы, дан-дәрәҗәсе бар (булмаса, бетте баш, хатын җилкәсенә утыра), ә хатынның бернәрсәсә юк, аңа кирәкмидә, ире бай булырга тиеш, шулай дөрес булачак!

Балалары: кыз һәм малай. Ире кырыс, җитди, хатыны йомшак, җилбәзәгрәк... Җәмәгать, кем уйлап тапкан бу стандартларны?! Хәзер кыска буйлы ирләр озын ботлы кызлар белән пар булмый инде, хәтта бер-берсен бик яратсалар да. Яки ябык ир-атлар янына аппетитлы фигуралы кызларга урын юк, чөнки пар түгел! Бергә бәхетле булсалар ни, бу мөһим түгел, алар пар түгел и баста!

Иренең фатиры, акчасы булмаса, бай хатынга өйләнергә хакы юк. Чөнки стандартлар буенча алар пар түгел! Ә хатыны чибәр булып, ире исә маймылдан бераз кайтышрак булса, боларга да гаилә таныклыгы тиеш түгел. Бу иргә үзе кебегрәк кыз кирәк, нечего монда чибәрләр нәселен бозарга, шулаймы?! Уф... үләрсең көлеп. Кызык әйеме? Көлке шул, чөнки күпләр идеаль парларны бары тик югарыда санап киткән параметрлар белән үлчи. Ә бу «идеаль булмаган» парларның уртак максатлар берләштерүе, бер-берсеннән башка яши алмавы, бу дөньяда бәхетне әнә шул «идеаль булмаган» кеше белән генә табуы мөһим түгел, анысы пүчтәк. Иң мөһиме буйлары туры килсен. Шулай килеп чыга инде.

Без кушылганда беребезнең кулында бала, җилкәсендә фәлән мең бурыч, ипотекага фатир, ә икесесенең 14 маркалы Лада машинасы, әнисе фатирында койка-урыны һәм ике пар барабаны бар иде. Миңа калса идеаль пар. Икебез ике дөнья кешеләре. Мин татар сәнгате дөньясына чумган, ә ул рок музыкага мөкиббән. Гомумән, дөньяга карашлар капма-каршы! Һәм кайберәүләрнең яраткан темасы: яшь араларыбыз да пачти 6 ел, ужыс. Икебезнең дә паспортта «разведен(а)» штампы тора. Пар түгел, ниндидер бер кашмар. Ләкин безгә бергә рәхәт иде, хәзер дә шулай!

Дөнья тигезли ул! Буйны да, яшьне дә, тоөс-кыяфәтне дә, кесә калынлыгын да! Моның өчен бары тик бер уртак сәбәп кирәк – ул да булса Мәхәббәт!” дип язган ул.

Фото: @zamira266

Тулырак: Шәһри Казан

http://baltaci.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев