Татарстанда ирле-хатынлы кешеләр мунчада янып үлгән
Татарстанда ирле-хатынлы кешеләр мунчада янып үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Фаҗига бүген көндез республиканың Баулы районында Исергәп бистәсендә булган. Бистәнең Тукай урамында 32 квадрат метр мәйданлы бүрәнә мунча янган.
109нчы янгын сүндерү-коткару бүлеге көчләре белән ут сүндерелгән. Янган конструкцияләрне сүткәндә 57 яшьлек ир белән хатынның гәүдәләре табылган.
https://tatar-inform.tatar/news/incident/30-06-2020/tatarstanda-irle-hatynly-keshel-r-munchada-yanyp-lg-n-5753313
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев