Татарстанда трассада авариядә дүрт кеше һәлак булган (+ Видео)
Балык Бистәсе — Котлы Бөкәш автомобиль юлында «КИА» һәм «Лада»бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак була.
«Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, башлангыч мәгълүматлар буенча, «КИА» автомобиле йөртүчесе каршы хәрәкәт юлына чыгып, «Лада» белән капма-каршы бәрелешкән.
Авариядә дүрт кеше — чит ил машинасын йөртүче, шулай ук «Лада» машинасының 69 яшьлек йөртүчесе һәм аның ике пассажиры һәлак булган.
Урында ЮХИДИ инспекторлары эшли. Һәлакәтнең сәбәпләре билгеләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев