7 сентябрь көнне районда ике янгын чыгу очрагы булды: Шөгердә һәм Аккүл авылларында.
Янгын нәтиҗәсендә ике каралты-корылма юкка чыкты. Зыян күрүчеләр юк. Янгыннарның сәбәбе: ут белән саксыз эш итү.
- Ачык рәвештә янучы утны караучысыз калдырмагыз.
- Ут тиз каба торган материаллар янына яна торган шәмнәр урнаштырмагыз.
- Янгын сүндерүнең беренчел чаралары өйдә булырга тиеш, мәсәлән, огнетушитель, су белән мичкә.
Вильданов Дамир, янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы
Нет комментариев