Зәйдә бер машина юлдан су каналына төшеп киткән, машина йөртүче үлгән
Зәйдә чит ил машинасы юлдан сулы каналга төшеп китә һәм шоферы һәлак була. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Бүген көндезге якта 112 хезмәтенә Зәйдә ГРЭСның көньяк капкасы янында юл-транспорт һәлакәте булу турында хәбәр килә.
Урында ачыкланганча, «Шкода» машинасы йөртүчесе шунда ук һәлак була, ә пассажиры төрле тән җәрәхәтләре ала һәм салонда кысылып кала. Фаҗига шаһитлары автомобильне янга әйләндерә, әмма түбәнең көчле яньчелүе сәбәпле, пассажирны үзләре тартып чыгара алмый.
88нче янгын сүндерү часте коткаручылары стойкаларны кисеп, салонда калган пассажирны чыгарып, ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләренә тапшыралар.
Фото социаль челтәрләрдән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев