Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Бакчада эшләгәннән соң тырнакларыбыз чиста, матур булсын

Җәй җәй инде ул: үзе матур, үзе рәхәт, үзендә эш бик күп. Куллар, тырнаклар түзсен генә, чөнки һәрвакытта да пирчәткәләр киеп торырга онытыла, ә кайбер эшкә, бөтенләй, тотынам дип тотынмыйсың да, эшләп атканыңны сизми дә каласың.

Ә аннары кул-тырнакларны ничек чистартып бетерергә юк. Кеше янына чыгасы булса, бигрәк тә. Менә шундый очракларга берничә киңәш:

сода һәм үсемлек мае: 1 ч.к. сода белән 1 ч.к. майны учыгызда бутап берләштерегез. Тырнакларыгызга аерым игътибар биреп, кул тиресенә ышкыгыз. Яхшылап юыгыз. Бик тә пычранган булсагыз, ике-өч тапкыр эшләгез;

агартучы теш пастасы:  пастаны щеткага яки губкага сылагыз һәм әшәкесе болай гына юылмаган урыннарны ышкыгыз. Крем сөртергә онытмагыз;

лимон согы яки аш серкәсе:  кулларны киселгән лимон белән ышкыгыз яки 1 стакан суга 1 ч.к. аш серкәсе салынган катнашманы лосьон кебек кулланыгыз. Яраларга тидермәскә тырышыгыз;

теш порошогы яки кызыл балчык:  паста рәвешенә кергәнче су белән кушып болгатырга һәм тирегә сылап, ике-өч минут тотарга. Аннары юып төшерергә;

каһвә куесыннан скраб:

йомшак чистарта, бигрәк тә дымлы җир белән эшләгәннән соң нәтиҗәле;

спиртлы салфетка яки антисептик: кулларны үсемлекләр, җиләкләр төсеннән чистарта.

 

https://yashel-uzan.ru

фото: ясалма интеллект ярдәмендә

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев