БАЛАГА КОЯШ КҮЗЛЕГЕ КИРӘКМЕ?
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

БАЛАГА КОЯШ КҮЗЛЕГЕ КИРӘКМЕ?

Кояш нурлары күзнең челтәр катлавына зыян сала ала. Монда балалар да искәрмә түгел.

Аларны кояштан саклый торган күзлеккә бер яшьтән күнектерә башларга кирәк. Балалар күзлеге 1-3 яшь; 3-7 яшь; 7-12 яшь категорияләренә бүленә. 12 яшьтән өлкәннәр күзлеге алырга ярый. Бары тик махсус оптика үзәкләреннән генә сайлагыз. 

Балалар күзлегенең ультрамиләүшә нурлардан саклау дәрәҗәсе мөмкин кадәр югарырак булырга тиеш. Иң кулае — UV-400 линзалы күзлек. Линзаның төсе нейтраль: яшел, соры яки көрән булырга мөмкин.

http://vk.com/irekmaydani

фото:pixabay.com


Нет комментариев