Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Бәрәңге турында файдалы киңәшләр

Хуҗабикәләргә көндәлек тормышта кирәк булган киңәшләр тәкъдим итәбез.

* Бәрәңге боламыгына сөтне салкын килеш өстәмәгез, төсе ямьсезләнәчәк, каралачак. Аңа сөтнең кайнары гына туры килә.

* Пешкән бәрәңгене ыклау белән төймәгез, бәрәңге дә тигез төелмәс, ыклау да ярылыр. Моның өчен махсус төйгеч бар.

* Бәрәңге пешә торган кәстрюлгә суны күп салмагыз – ул бәрәңгене 1 см гына капласын.

* Кыздырылган бәрәңге әзерләгәндә тозны яртылаш әзер булганда салсагыз, яхшырак булыр.

* Искерә, картая башлаган бәрәңгене әзерләгәндә суына бераз шикәр өстәсәгез, тәмләнер.

* Пешкән бәрәңге, алманы, борчакны йомшартасы я угычтан чыгарасы бар икән, моны алар кайнар чакта эшләү кулайрак булыр. Суынгач авыррак була.

* Бәрәңгене уртача көчтәге утта пешерегез, тигезрәк күперер. Зур утта бәрәңге тышы шартлый башлый, эче пешми кала. Бәрәңге изелмичә пешсен дисәгез,  суы кайнап 15 минут узгач, аны саркытыгыз да, парда пешереп бетерегез. Шулай ук суга чирек чәй кашыгы уксус өстәп була.

* Бәрәңгене тышы белән пешергәндә, берничә җиреннән чәнечке белән тишегез, шулай иткәндә яргаланмас.

"Азнакай хәбәрләре" сайтыннан

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев