Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Белә идегезме: помидор үсентеләрен чүпрә үстерә

Күп кенә бакчачылар химик препаратлар урынына органик ашламалар куллану ягында. Химик матдәләр уңышны бирүне арттырса да, алар ярдәмендә тукландырган яшелчәләр, иртәме-соңмы, безнең өстәлебезгә менеп утыра.

Соңгы вакытта уңган бакчачылар яшелчә үсентеләрен чүпрә белән тукландыра башлаган. Чүпрәдән ясалган эретмә аеруча помидор өчен файдалы икән. Аны кулланганнан соң томат ботаклары нык, яфраклары сусыл була ди.  Эретмәне ике мәртәбә, беренче тапкыр үсенте формасында булганда, икенче тапкыр ачык грунтка чыгарып утырткач – июньдә сибәргә кирәк. Әйтүләренчә, чүпрә эремәсендәге тере микроорганизмнар томат тамырына үтеп кереп, туфрактагы химик элементлар белән реакциягә керә һәм үсенте тамыры кислород белән туклана. Тамыр системасы ныгый башлагач, үсенте дә тиз үсеп китә. Чүпрә эремәсе әзерләү өчен бер килограмм чүпрәгә биш литр җылы су кирәк була. Катнашманы бер тәүлек тоткач, ярты литр эремәгә ун литр җылы су салына. Нәтиҗәдә, ун чиләк эремә барлыкка килә. Һәр помидор төбенә ярты литр су сибәбез. Эремәне сибәр алдыннан туфрак җылынган һәм аз гына дымлы булырга тиеш. Әлеге юл белән тукландырганнан соң, өч көннән нәтиҗәсе дә күренә башлый.

http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/bel-idegezme-pomidor-sentelren-chpr-ster

https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Белә идегезме: помидор үсентеләрен чүпрә үстерә