Бәрәңгенең сутын сыгыгыз!
* Бәрәңге сутында иммунитетны яхшырта торган С витамины бар.
* Икегә аерылган юка чәчләрне дә бәрәңге суты белән дәвалыйлар. Аны чәч төбенә сылап, 20 минут тотыгыз да юып төшерегез.
* Коры бит тиресен бәрәңге сутына манылган мамык белән дымландырыгыз.
* Бәрәңге суты йөрәк өчен дә файдалы, ул холестерин күләмен киметә.
* Гастрит вакытында бәрәңге сутын ун көн эчеп, ун көн тәнәфес ясарга кирәк. Иртән ашарга ярты сәгать кала, аны бер стакан эчәргә кирәк.
* Бәрәңге суты бавырны һәм үт куыгын агулы матдәләрдән чистарта.
* Аны еш эчкәндә ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеге дә яхшыра.
Фото:https://pixabay.com/
https://kiziltan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев