Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Фикусның яфраклары ник коела һәм гөлне ничек коткарырга?

Фикусны үтәли җилдән саклагыз.

 

Фикус — гел яшел тора торган үсемлек. Аның яфракларының гомер озынлыгы берничә ел тәшкил итә. Аннары яфрак коелып төшә. Аның урынына яңасы чыга. Ел саен фикусның иске яфракларының берникадәр өлеше коела — бу нормаль халәт. Көзен яфраклар күбрәк коела. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Шулай да урынын күчерсәң, фатир алмаштырсаң, тирәлек шартлары үзгәрүдән дә фикус яфраклары коелырга мөмкин. Оранжереядан сатып алган фикуска өйдә дә шундый шартлар тудырырга тырышырга кирәк. Һава дымлылыгын арттырырга, яктылык җитәрлек булуын тәэмин итәргә.

Яктылык җитмәсә, көзен һәм кышын фикус яфраклары коела. Бу вакытта аны кояш нурлары төшә торган урынга күчереп кую хәерле. Елның бу чорында кояш нурлары яфракларны пешерерлек булмый, анысы өчен борчылмагыз. Фитолампа ярдәмендә фикуска ясалма яктылык булдыру да яхшы. Аны иртән һәм кичен кабызып, яктылык чорын 10-12 сәгать итеп көйләгез.

Фото: pixabay.com

Чыганак: интертат

 http://bavly-tat.ru/news/kirkle-kyzykly-sandygy/fikusny-yafraklary-nik-koela-m-glne-nichek-kotkaryrga

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев