Горчица - ун чирдән дәва
Горчица һәрберебезгә дә балачактан яхшы таныш. Горчица – аштәмләткеч кенә түгел, табигый дару да.
Кибетләрдән горчицадан сыгылган май сатыла. Әлеге майны даими куллану кан тамырлары тыгылудан, йөрәк һәм баш миенең эшчәнлеге бозылудан саклый.
Салкын тиеп авырганда аркага горчичниклар ябыштырганны хәтерлисездер әле. Бу очракта горчичниклар арканы кыздырып, җирле ярсыткыч буларак кулланыла. Горчицаның шулай кыздырып, тидергән урынны ярсыта торган үзлеге бар. Әлеге урында кан әйләнеше тизләнә, һәм шуның нәтиҗәсендә ялкынсыну процесслары кими. Горчичникларны тән температурасы югары булмаган очракта бронхларның, өске тын юлларының ялкынсынуын дәвалар өчен кулланалар. Моннан тыш, ул невралгия, остеохондроз вакытындагы авыртуларны да баса.
Аппетитны арттыра, ашказаны һәм үт куыгы эшчәнлеген яхшырта. Майлырак итне горчица ягып ашау гадәте юктан гына барлыкка килмәгән. Ул майларны тизрәк таркатырга булыша, шул рәвешле ашказаны һәм эчәклекләргә май аркасында зыян китерми.
Сыйфатсыз ризык ашап агуланганда да горчица ярдәм итә. Бу вакытта коры горчица порошогын суга салып эчеп, ашказанын косып бушаталар.
Коры горчица порошогын төнгә каршы оекбаш эченә салып яту да файда бирә.
Буыннар авыртса, горчицалы бәйләвеч ярдәм итә. Әмма аны тәндә озак тотарга ярамый, пешерүе ихтимал, сак булыгыз.
Горчицаның орлыкларын гына түгел, яфракларын да ашыйлар. Аларда фолий кислотасы күп. Фолий кислотасы аеруча авырлы ханымнарга кирәк, ул карындагы баланың дөрес формалашуы өчен бик мөһим.
Бик файдалы булса да, ашказанында гастрит һәм язва булганда (кискен чорда), бөерләр ялкынсынганда, эчәклек авыртканда горчица ашарга ярамый.
Аны күп куллану эчне йомшарта, диарея башланырга мөмкин.
Чыганак: сөембикә журналы
фото: нейрочелтәр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев