Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Язын яран чәчәк атсын өчен көзен кисәргә кирәк

Җәй буе өйне һәм бакчаны бизәп утырган яраннарның чәчәкләре (герань) кимеде, ботаклары картаеп китте. Киләсе язда алар тагын шаулап чәчәк атсын дисәгез, яраннарны кисәргә кирәк. Кискәннән соң аның йоклаган бөреләре уяна, ботаклары ишәеп, матурланып китә.

* Ноябрь урталарына кадәр аны кисү өчен уңай вакыт, ә менә декабрьдә яран йокыга китә, шуңа да кагылмавың яхшы.

* Бакчадан алып кергән яранны шундук кисмәгез. Моны  1–2 атна ияләшкәннән соң башкару  яхшы.

* Яранны кискәндә үткен пычак сайлагыз, үтмәс пычак аны зарарларга мөмкин.

* Кискәнче, ике көн су сипмәскә киңәш ителә.

* Зарарсызландыру өчен, кискән урынга вакланган күмер яки көл сибәргә кирәк.

* Көз өлгермәсәң, яранны февраль ахырларында кисәргә мөмкин.

https://vatantat.ru/2022/10/94926/

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X