Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Көненә ничә мандарин ашарга ярый?

Бу җимеш берәүләргә файдалы, ә кемгәдер зыянлы икән.

 

Хәзер кибетләрдә аны төрле сортыннан сайлап алырга була. Диетолог Елена Соломатина бу җимешнең файдасы һәм сәламәтлеккә зыян китермичә, көненә ничә мандарин ашарга мөмкин булуы турында киңәшләр бирә.


 Мандаринда бик күп витаминнар, микро һәм макроэлементлар, антиоксидантлар, шулай ук гөмбәчекләр үсешен киметүче матдәләр, артык холестеринны чыгаручы һәм эчәклеккә яхшы йогынты ясаучы азык җепселләре бар. Көзге-кышкы чорда, вируслы авырулар вакытында мандарин аеруча файдалы. Аның төсе чагурак булган саен, составында бета-каротин күбрәк була. Ә бу — иммун системасы өчен беренче ярдәм. Ул йөрәк өчен дә файдалы — анда йөрәк мускулын ныгыта торган калий күп.

 Бу җимешне ашказан авыруы, гастрит, югары ачылык булган кешеләргә бик сак кулланырга кирәк. Шуны истә тотыгыз, ач ашказанына мандарин ашарга ярамый. Кабыгын чәйгә салып эчәргә яратучылар чит илдән китерелгән мандариннар сәламәтлеккә зыян китерүче төрле чаралар белән эшкәртелүен дә онытмаска тиеш. Тышы ялтырап торган җимешнең кабыгын кулланырга ярамый.

Диетолог әйтүенчә, көненә 2-3 мандарин ашарга мөмкин. Әлбәттә, кемдер аны яртышар килограмм ашарга да мөмкин, әмма бу кешенең көнгә күпме шикәр куллануына һәм аның сәламәтлегенә бәйле.

 http://atnya-rt.ru/news/khbrlr/knen-nich-mandarin-asharga-yaryy

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев