Күбрәк аш ашагыз
Кайсы аш файдалырак: борщмы, әллә гөмбә ашымы? Белгечләр фикеренчә, һәркайсының үз өстенлеге бар, ләкин иң мөһиме — аш үзе үк организм өчен бик файдалы.
Диетологлар әйтүенчә:
Борщ
— тамакны туйдыра
— кәефне күтәрә
— бәйрәмнәрдән соң организмга ярдәм итә
Сөтле аш
— һәркемгә дә туры килмәскә мөмкин
— балаларга ботка урынына бирергә була
Тавык шулпасы
— салкын тигәндә
— авырганнан соң тернәкләнүдә бик файдалы
Гөмбәле аш
— боламык-ашта гөмбәләр яхшырак үзләштерелә
Ачлык гормоны — грелин — ашказанында эшләнә. Ә аш белән ашказанын тутырсаң, ачлык тизрәк басыла. Өстәвенә, баш миенә “тук” дигән сигнал барып җиткәнче якынча 20 минут вакыт кирәк. Шушы вакытта аш артык ашап куюдан саклый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев