Күседән көл коткара
Биш сутый җиребез һәм бакча йортыбыз бар. Элек агач йортыбызның идән астына күсе, тычкан ияләшүдән интегә идек. Менә инде ике ел алардан башка яшибез.
Кимерүчеләрдән ничек котылдыгыз соң, дисезме? Идән астына көл катламы җәйдек (5 кв. м мәйданга 1 чиләк исәбеннән). Берничә көн узуга, чакырылмаган кунакларның эзе суынды. Баксаң, көл аякларына ябышып, тән тиресен әчеттерә икән. Тычкан көлне ялый һәм ул, авыз куышлыгына эләгеп, әчеттерә. Шулай итеп, кимерүчеләрбик тиз качып бетә.
Хәмидә Зарипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев