Көя күбәләгенә каршы — яран гөле һәм тәмәке
Әйберләрегезне көя күбәләгеннән саклау өчен шкафка тәмәке яки яран яфраклары куегыз
- Әфлисун кабыклары белән маташмагыз да, алар көягә тәэсир итми.
- Шиңә башлаган яшел үләннәрне сафландыру өчен берәр сәгать, бераз аш серкәсе кушылган салкын суга салып тотыгыз.
- Тәмле һәм көпшәкле коймак пешерим дисәгез, камырын сөткә 1:1 нисбәтендә су кушып ясагыз.
- Салатка дип пешерелгән яшелчәләрне тизрәк чистарту өчен, уттан алгач ук салкын су астына тыгып алыгыз.
- Кишер белән чөгендердән кала башка яшелчәләрне пешерә торган суга һәрвакыт тоз салырга кирәк.
- Әгәр дә ит яки балыктан берәр салат ясарга уйлап та, анда тагын нәрсә салырга белмисез икән, «свежий» җимешләр яки маринадланган яшелчәләр кушыгыз.
- Балыкның тәңкәләре җиңел чистартылсын дисәгез, аны алдан кайнар су белән коендырыгыз.
- Үзенчәлекле исле балыклар бар. Аны киметү яки бетерү өчен, балыкны әзерләгәндә консервланган кыяр кабыгы кушыгыз.
- Суыткычыгыздан начар ис килә, ә бушатып юарга әлегә вакытыгыз юк икән, бер баш суганны дүрткә бүлеп куегыз.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев