Кыярдан соң кыяр утыртмагыз!
Кыяр уңышы зур булсын дисәгез, узган ел кыяр яисә кабаксыманнар үскән урынга кыяр утыртмагыз. Җирне бакыр купоросы белән эшкәртегез. Моның өчен 1 чиләк суга 1 аш кашыгы купорос җитә.
Кыяр үсентеләрен калий селитрасы һәм суперфосфат белән тукландырып торыгыз. 1 квадрат метр мәйданга 1 аш кашыгы ашлама кирәк була.
Үсентеләрне утыртыр алдыннан түтәлне тирән итеп казыгыз.
Түтәлдә үсемлек калдыклары бар икән, аны җиргә казып күммәү хәерле. Әлеге үсемлекләрдә төрле гөмбәчекләр булып, уңышка зыян салуы бар.
Үсенте яфракларына коры һава булганда калий гуматы, дымлы булганда натрий гуматы сиптерегез.
Кыярларны тыгыз утыртырга ярамый: аралары кимендә 30 см булырга тиеш.
Үсентенең төп сабагы 20 см чамасы үскәннән соң аның очын өзәргә, ә ян-яктагылар җир белән күмеп, тамыр җибәртергә була. Болай эшләгәндә, уңыш тагын да күбрәк булачак.
Кыярга суны лейка белән генә сибегез. Шланг белән сипкәндә үсенте тамырлары да “юылып”, зыян килергә мөмкин.
Фото: Лениногорск-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев