Көзен җимеш агачларына нинди күләмдә ашлама кертеп калдырырга?
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Көзен җимеш агачларына нинди күләмдә ашлама кертеп калдырырга?

Көзен җимеш агачларына нинди күләмдә ашлама кертеп калдырырга?

 

Утыртканнан соң бер ел узгач, яшь алмагачлар, грушаларга 20 – 25 кг тирес, 50 – 60 г фосфорлы ашлама, 5 – 8 еллыкларына – 30 кг черемэ, 300 г суперфосфат һәм 200 г калий сульфаты кертәбез. Боларны су белән болгатып түгел, ә бераз черемә кушып, агач ябалдашы әйләнәсенә күмәбез. Яшь агачларның кәүсәсеннән – 30 см тирәсе, карт агачларның 50 см ераклыкта әйләнәне 20 см тирәнлектә казыйбыз да, шушы ашламаны салып, күмеп куябыз.

Яшь чия, слива, абрикос төбенә 10 л суга 3 аш кашыгы суперфосфат һәм 2 аш кашыгы калий сульфатын кушып сибәбез. Зуррак агачларга 4 чиләк ясап сибәбез.

Крыжовник өчен 8 – 15 кг черемәгә 40 г калий сульфаты һәм 160 г суперфосфат өстәп болгатабыз, әйләнәсен югарыда әйтеп үтелгәнчә казып, ашламаны шунда салып күмәбез.

Кура жиләге, кара бөрлегән (ежевика), карлыган куаклары өчен 14-15 кг черемәгә 60 г суперфосфат һәм 40 г калий тозы кушып, куак ябалдашыннан 30 см ераклыкта әйләнәсен 20 см тирәнлектә казып, ашламаны шунда салып күмәбез. Яңгырлар булмаса, су сибәбез.

 

http://nashcheremshan.ru/

 


Нет комментариев