Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Лениногорск бакчачылары колагына: КӘБЕСТӘНЕ КАЙЧАН ҖЫЯРГА?

Сакларга салу өчен уртача һәм соң өлгерешле сортлар яраклы. Уртача өлгерешлеләре 3 айга кадәр саклана. Соң өлгерешле кәбестә тиешле шартларда киләсе уңышка кадәр тора ала. 

Кәбестәне, суыктан курыкмый дигән сылтау белән, соң җыючылар бар. Чыннан да, туңган кәбестә үз хәленә кайта. Бу аның тәмендә дә сизелми, киресенчә, туңган кәбестә балланып, тәмләнеп киткәндәй була. Әмма суыкка эләккән кәбестә начар саклана. Кәбестәне температура +4...+8 оС сакланганда җыярга тырышыгыз. Үсеп утырган кәбестәгә озакка сузылмаган –6 оСка кадәр температура куркыныч түгел. Тик аның үсеп утырган килеш 4-5 көн дәвамында үз халәтенә кайтуын көтәргә кирәк. Киселгән кәбестәгә –1 оСта куркыныч тудыра. 

Кәбестәне җылы һәм кояшлы көнне җыярга кирәк. Көн яңгырлы булса, сакларга салганчы кәбестәне кояш төшмәслек коры урында киптерергә кирәк. 

Сакларга саласы кәбестә имгәнмәгән, корткычлар зарарламаган булырга тиеш. Аның сабагын озынрак итеп (кимендә 3-4 см) кисеп алыгыз. 
Азотлы ашламалар кертеп үстерелгән кәбестәне саклап булмый, ул бик тиз бозыла. Кәбестә яхшы саклансын өчен, аңа фосфор һәм калий кирәк.

https://vk.com/irekmaydani

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев