ЛЕНИНОГОРСКИЛЫЛАР, САВЫТ-САБАНЫ ХИМИЯСЕЗ ЮАБЫЗ
Савыт-саба юа торган чараларның ниндие генә юк. Әмма алардагы химия, күпме чайкасаң да, бөтенләй юылып бетмәскә мөмкин. Аннан организмга кереп, төрле чирләр китереп чыгара ала.
Химиясез савыт-саба юу чарасы әзерләп алыйк әле. Моның өчен 1:3 исәбеннән чәй содасына гәрчич кушыла. Аны “Пемолюкс” ише порошок савытына тутырып куегыз.
Бу катнашма савыт-сабадагы майны бик тиз бетерә, ялтырата, йогышсызландыра да.
Чыганак: “Ирек мәйданы” газетасы
ФОТО: http://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев