Лилия чәчәге тәрбия көтә
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Лилия чәчәге тәрбия көтә

Лилия матур чәчәк атсын өчен язын аны да тиешенчә тукландырырга кирәк.

Язын шытымнары 3-5 см үсү белән төбен сак кына йомшартыгыз. Лилия туклыклы, көпшәк туфрак ярата, суганчаларына кислород кергәч ныгый.
Язын лилиягә азотлы ашлама кирәк. 10 л суга 1 аш кашыгы мочевина яки аммиак селитрасы кушып сибә аласыз. Бер төпкә 1 л эремә сибәргә кирәк.
Лилия көл белән тукландыруны ярата. 10 л суга 1 стакан көл кушып сибәргә була. 1 квадрат метрга 100 г исәбеннән коры килеш тә сибәргә ярый.

http://baltaci.ru/news/faydaly-kish/liliya-chchge-trbiya-kt

https://pixabay.com/ru/


Лилия чәчәге тәрбия көтә

Нет комментариев