Мандарин кабыгын ташларга ашыкмагыз!
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Мандарин кабыгын ташларга ашыкмагыз!

Акыллы хуҗабикәләр бу җимешне ничек файдалана?

Мандарин кабыгын шикәр савытына салсаң, шикәр кисәкләре укмашып катмый.

Суыткычта исләрне бетерү өчен мандарин кабыгы куегыз. Мандарин кабыгына тоз сибеп җибәрегез.

Мандарин кабыгы ярдәмендә тешләрне агартып була. Кабыкның эчке ягы белән тешләрне ышкысагыз, юшкын бетәр.

Чәчләргә маска ясау өчен дә мандарин кабыгы ярый. Блендерда кабыкларны ваклагыз да, шушы ботканы чәчкә сылап куегыз. Унбиш минуттан юып төшерегез, диелә хәбәрдә.

http://agryz-rt.ru/news/ashsu-ostalary/mandarin-kabygyn-tashlarga-ashykmagyz

https://pixabay.com/ru/


мандарин кожура мандарина польза кожуры мандарина

Нет комментариев