Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Сез дә петуния үстерәсезме?

Бу чәчәкнең орлыклары яктыда гына шытып чыкканын оныта күрмәгез.

Петуния иртә чәчәк атсын өчен орлыкларын февральдә яисә март башында чәчәргә кирәк. Үсентеләргә өстәмә яктырту чаралары булганда, бу эш аеруча нәтиҗәле.

Петуния орлыклары яктыда гына шытып чыга, шуңа да аларны ком яисә туфрак белән күмдермиләр. Бары тик стакан өстен үтәкүренмәле полиэтилен кисәге белән каплап, аны резинка белән эләктереп куярга кирәк. Җылы урында орлык дүрт-биш көндә шытып чыга. Көненә бер-ике тапкыр ачып җилләтеп, җыелган су тамчыларын сөртеп торырга, туфракны киптермәскә, сиптергечтән сак кына су сиптереп торырга кирәк.

Үсентеләр өченче яфрак чыгармыйча өстенә япкан полиэтиленны алмагыз, бары тик энә белән берничә урыннан тишкәләп чыгыгыз. Нечкә булып үсеп киткән очракта, үсентене яфракларына кадәр җайлап кына ком белән күмдерергә кирәк. Ныгып киткәч, өстен ешрак ачарга һәм түбән температурага тәрәзә төбенә куярга була. Болай иткәндә, үсентене күчереп утыртмыйча, төбенә туфрак өсти-өсти үстерергә дә була.

Күчереп утырткан очракта, үсентеләрне ике көнгә салкын, караңгы урынга куеп торыгыз. Алар авырмасын өчен алсу төстәге марганцовкалы су сибәргә кирәк. Иң яхшысы — кар суы. Ул үсентеләрне ныгыта, тукландыра. Көннәр җылыткач, көндезен тәрәзәне ачып, салкынча һавада чыныктырырга яисә теплицага чыгарып куярга да була. Көч түгеп кенә түгел, күңел биреп тә эшләгәндә, бик матур петунияләрне үзең дә үстерә аласың.

 

Фото:https://pixabay.com

https://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев