Смартфон, планшет телефоннар тормышыбзның аерылгысыз өлеше. Кайчак көннәр буе да кулдан төшермибез бит аларны. Соңгы вакыйгалар безне кулыбызны юып, йә булмаса антисептик белән ышкып куярга өйрәтте. Ә гаджетны ничек дөрес итеп дезинфекцияләргә?
Фактлар:
– Күп кеше үзенең гаджетларын бөтенләй дезинфекцияләми икән. Ни өченме? Зыян китерермен, ватырмын, дип курка. Ә бәлки, ялкауланалардыр?
– Телефоннарны без бик еш пычрак куллар белән тотабыз. Кайларга гына куймыйбыз... өстәвенә әле йөзебезгә якын китерәбез.
Искә төшерик:
– җәмәгать урыннарныда кул белән йөзне тотмаска киңәш ителә.
– кулларның чиста булуы хәзерге вәзгыятьтә бик мөһим: җәмәгать урыннарында булганнан соң кулны яхшылап, озаклап, сабынлап юабыз, аннан корытабыз.
– Кулларны юарга мөмкинлек булмаса, антисептик салфетка яки сыекчалар кулланабыз.
Телефонны ничек дезинфекцияләргә?
– Телефонны да антисептиклар белән сөртергә онытмыйбыз. Бигрәк тә аның йөзгә тиеп торган өлешен.
– Вирус, ОРВИ, корнавирус белән көрәшергә составында спирт булган чаралар ярдәм итәр. Аларны салфетка, кулъяулыкка агызабыз да, телефонны яхшылап сөртеп чыгабыз.
– Башка әйбер булмаса, спиртның үзен су белән сыеклатып та сөртергә була.
– Ә менә этил спирты яки водород перекисе белән сөртмәскә киңәш ителә. Алар телефонга зыян салырга мөмкин.
– Иң яхшысы – изопропил спирты.
– Телефонның чехолын да сөртергә кирәк.
– Урамда булып кергәннән соң бит, кул, телефонны дезинфекияләүдән тыш, калган башка әйберләрне дә сөртергә онытмыйбыз.
Зилә Сабитова
Нет комментариев