Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

“Суык бабай” чеметә

Салкыннар башлану белән күп кеше өшү, туңу билгеләре белән хастаханәләргә эләгә башлый. Әгәр һава температурасы нульгә якын булып, дымлылык югары булса, 12 сәгать эчендә организмның гомуми суынуы күзәтелергә мөмкин. Бигрәк тә бит, муен, кул чуклары, аяк туңуга бирешүчән. Шулай ук юеш аяк һәм өс киеме, начар ашау, кайнар ризык булмау,...

Салкыннар башлану белән күп кеше өшү, туңу билгеләре белән хастаханәләргә эләгә башлый.

Әгәр һава температурасы нульгә якын булып, дымлылык югары булса, 12 сәгать эчендә организмның гомуми суынуы күзәтелергә мөмкин. Бигрәк тә бит, муен, кул чуклары, аяк туңуга бирешүчән. Шулай ук юеш аяк һәм өс киеме, начар ашау, кайнар ризык булмау, күп кан югалту һәм исерткеч эчемлекләр куллану да "ярдәм итә".
Туңу билгеләрен вакытында күрә һәм сизә белергә кирәк. Әгәр тирегез агарынган һәм төссез, беләзектә һәм тубыкта пульсны тоймыйсыз, сизгерлек-тоемлау югала икән, димәк, өшегәнсез.
Мондый очракта беренче ярдәмне үзегезгә күрсәтергә туры килер: Туңган очлыкларны үзәккә таба кул яисә йон тукыма белән тире алсу төскә кергәнче ышкырга кирәк. Гәүдәнең өшегән урынына стерильләштерелгән бәйләвеч кую мәслихәт, җылы чәй, бер төймә анальгин яки аспирин бирсәң дә комачау итмәс.
Кайбер киңәшләрне дә истән чыгармагыз:
- салкын һавада башлык, шарф, бияләйсез йөрмәскә кирәк;
- иркен киемнәр канның тиешенчә әйләнешә ярдәм итә;
- суыкта туңган килеш аяк киемен салмагыз, аягыгыз шешеп, аяк киемен кабат кию мөмкин булмас;
- алкоголь җылытып җибәрә дигән сүзгә ышанмагыз, чынлыкта ул җылының күпләп югалуына китерә.
- балаларда җылылык әйләнеше тулысынча җайланып бетмәгән, шунлыктан суыкта балагызны урамга уйнарга чыгарган очракта, һәр 15-20 минут саен җылыга кереп торырга кирәклеген искәртергә. Ә карт кешеләрдә җылылык әйләнеше функциясе бөтенләй бозылган, аларның тиз өшегәнлекләре турында исегездән чыгармагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X