Табак-савыт юа торган сыеклыкны төрлечә куллану ысулы
Табак-савыт юа торган сыеклыкны төрлечә кулланырга була. Менә берничә куллану ысулы.
1.Өс киеменнән майлы тапны бетерер өчен.
Сыеклыкны майлы тап өстенә бер тамчы салып, җылы суда кул белән юарга.
2.Ванна һәм аш бүлмәсе идәнен юар өчен.
Сыеклык белән кафель һәм линолеумны юарга ярый, ә менә паркет һәм ламинатны ярамый.
3.Чәч тарагын юар өчен.
4.Кер юу порошогы урынына сыеклыкны салып юсагыз, шулай ук чистарта.
5. Ковердан тап бетерер өчен. 1 аш кашыгы сыеклыкны 2 стакан җылы суга салып бутарга.
6.Кухня гарнитурын сөртеп алу өчен, бик чистарта.
https://pixabay.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев