Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Яћа елны тыныч њткђрик

Яңа ел бәйрәмен чыршысыз күз алдына китереп булмый. Аны һәркем, һәр җирдә матур итеп бизәргә тырыша. Бизәгәндә кәгазьдән, мамыктан булган уенчыклар кулланыла, ә алар уттан саклану чаралары белән эшкәртелмәгән. Кайвакыт шундый хәлләр дә булгалый: чыршыны бизәп куялар да, урыны ошамый. Аны-моны уйлап тормыйча, җылылык батареясе яки мич янына китереп куялар....

Яңа ел бәйрәмен чыршысыз күз алдына китереп булмый. Аны һәркем, һәр җирдә матур итеп бизәргә тырыша. Бизәгәндә кәгазьдән, мамыктан булган уенчыклар кулланыла, ә алар уттан саклану чаралары белән эшкәртелмәгән.


Кайвакыт шундый хәлләр дә булгалый: чыршыны бизәп куялар да, урыны ошамый. Аны-моны уйлап тормыйча, җылылык батареясе яки мич янына китереп куялар. Иң мөһиме - урыны әйбәт булсын, ә калганы - вак-төяк кенә, янәсе. Хәтта электр гирляндасын үзләре ясап эләләр. Шапылдавык (хлопушка), бенгаль утларыннан башка да кызык түгел. Нәкъ менә алда санап киткән очракларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлми дә. Әлеге кагыйдәләр гади, һәркем үтәрлек бит. Игътибарга гына алырга кирәк:

- яңа ел бәйрәмнәре уза торган оешмаларда, биналарда чыршы икенче каттан да югарырак урнашмасын;

- бинада икедән дә ким булмаган эвакуация чыгу юллары һәм янгын сүндерү өчен беренче кирәк-яраклар булырга тиеш;

- бина эчендә фейерверклар, шапылдавыклар, иллюминация өчен шәмнәр куллану, бенгаль утлар кабызу катгый тыела;

- бәйрәм уңаеннан оештырылган тамашаларда янгын куркынычсызлыгы буенча җаваплы кеше һәм дежурлар билгеләнергә тиеш.

Яңа елны тыныч, хәвеф-хәтәрсез каршыласак, киләсе еллар да имин узар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X