Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Җыерчыктан банан коткара

Биттәге җыерчыкларны киметү өчен бананнан ясалган маскалар кулланып карагыз.

Беренче рецепт:

Бер бананны изеп, аңа бер аш кашыгы сыек бал, ике аш кашыгы майлы каймак (майлы битләр өчен катнашмага ярты чәй кашыгы яңа сыгылган лимон согы кушарга кирәк) салабыз. Биткә сылап, егерме минуттан җылы су белән юып төшерәбез.

Икенче рецепт:

Ярты баннаны изеп,  аңа бер күкәй сарысы, бер чәй кашыгы зәйтүн яки чикләвек мае салабыз. Юка гына итеп биткә сылыйбыз да, 25 минуттан юабыз.

Өченче рецепт:

Ярты бананны изеп, аңа бер кисәк әфлисун йомшагын салабыз. Битлекне биткә һәм муенга сылыйбыз. Ярты сәгатьтән юабыз әлеге битлекне атнага бер генә тапкыр кулланырга ярый.

"Ш.К."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев