1 июльдән Россиядә йөкле хатын-кызлар һәм ялгыз ата-аналар өчен яңа пособиеләр кертелә
Яңа пособиеләрне 1 июльдән, шул исәптән дәүләт хезмәтләре Порталы аша рәсмиләштерергә мөмкин булачак.
1 июльдән РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча йөкле хатын — кызлар һәм ялгыз бала тәрбияләүче ата-аналар өчен ике яңа пособие кертелә. Бу хакта РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Хөкүмәт утырышында хәбәр итте.
"Бүген йөклелекнең иртә срокларында учетка баскан хатын-кызларга махсус түләүләргә 10 млрд сумнан артык акча бүлеп бирәбез. Сүз авыр финанс хәлендә булган булачак әниләр турында бара. Сабый туганчы ай саен алар якынча 6,3 мең сум акча алачак", - диде Мишустин.
Конкрет сумма яшәү регионына бәйле. Инде быел ук 400 меңнән артык йөкле хатын-кыз шундый ярдәм алачак, дип төгәллек кертте.
"Тагын бер пособие - Балаларны ялгыз тәрбияләүче аналарга һәм әтиләргә биреләчәк. Июль аеннан 8 яшьтән алып 17 яшькәчә булган, тулы булмаган аз тәэмин ителгән гаиләләрдә үсүче балалар өчен ай саен акча түләячәкбез», — дип хәбәр итте Премьер-министр.
Аның сүзләренә караганда, моңа 36 млрд.сумнан артык акча юнәлдереләчәк. Пособиенең күләме РФ субъектында бала өчен яшәү минимумының яртысына, уртача алганда аена 5,5 мең сумга якын. Ел ахырына кадәр бу түләүне ялгыз ата-аналар 1 миллионнан артык бала алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев