1 июньнән өч пособие күләме артачак
РФ Пенсия фондының яшәү минимумын индексацияләүгә бәйле 1 июньнән өч пособие күләме дә артачак. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге хәбәр итә.
8 яшьтән 19 яшькә кадәр тулы һәм тулы булмаган аз тәэмин ителгән гаиләләр июнь аеннан ай саен уртача 5,7дән 11,4 мең сумга кадәр акча ала башлаячак. Әлеге түләү пособие суммасына карап үзгәрә (50%, 75% яки 100%).
Моннан тыш, йөклелекнең иртә срокларында исәпкә баскан хатын-кызларга түләү артачак. Татарстан буенча пособиенең күләме аена 6,4 мең сумга кадәр артачак.
«Яшәү минимумына бәйле түләүләр автомат рәвештә индексацияләнәчәк, - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәчесе Эдуард Вафин. - Пособиеләрне һәм түләүләрне яңадан исәпләү өчен өстәмә гаризалар язу соралмый».
https://tatar-inform.tatar/news/1-iyunnan-oc-posobie-kulame-artacak-5855424
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев