1 марттан Россиядә автомобильләрне теркәүнең яңа тәртибе гамәлгә керә
1 мартта Россиядә транспорт чараларын Дәүләт автомобиль инспекциясендә теркәүнең яңа кагыйдәләре гамәлгә керә.
Әлеге үзгәрешләр турында Мәскәүнең «Защита» адвокатлар коллегиясе филиалы мөдире Анатолий Мироновка сылтама белән «Прайм» агентлыгы хәбәр итә.
Аерым алганда, машиналарны теркәү өчен ОСАГО полисы кирәк булмаячак. «Бу ЮХИДИ хезмәткәрләре өчен процедураны җиңеләйтәчәк, ә транспорт хуҗалары өчен теркәүне тизләтәчәк», – дигән юрист.
Белгеч фикеренчә, бу үзгәрешләр иминиятләштерелмәгән автомобильләр санын арттырачак дигән куркулар – нигезсез. «Теләсә нинди хәрәкәт иминият полисы булуны таләп итә», – дип искәртә ул.
Моннан тыш, 1 марттан машина хуҗасы аны сатканнан соң ул автомобильнең теркәлүен шундук туктата алачак, бу машинаның яңа хуҗасы алган штрафлардан котылырга мөмкинлек бирә.
Әмма бу яңалык, сату-алу килешүе дәүләт хезмәтләре порталы аша төзелгән, яки аны нотариуста раслаган очракта, яисә хуҗалар алмашыну суд карары буенча булса гына гамәлдә булачак, ди адвокат.
Моннан тыш, 1 марттан утильләштерү җыемы түләмичә автомобильне теркәп булмаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев