Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида 1 меңгә якын медицина хезмәткәре Социаль фондтан махсус түләүләр алды

Шушы елның 1 гыйнварыннан медицина хезмәткәрләренең аерым категорияләре өчен дәүләт ярдәменең яңа чарасы эшли башлады.

Ай саен бирелә торган акчалата түләү сәламәтлек саклауның беренче звеносы, район үзәк, район һәм участок хастаханәләре табибларына, шулай ук станцияләрдә һәм ашыгыч ярдәм бүлекләрендә эшләүче медицина хезмәткәрләренә түләнә, дип хәбәр итә Лениногорск Социал фонды идарәсе.

Медицина оешмасы сәламәтлек саклауның дәүләт яки муниципаль системасына керергә һәм ОМСның (мәҗбүри медицина иминиятләштерү) база яки территориаль программаларында катнашырга тиеш.

Медицина хезмәткәренең категориясенә һәм медицина оешмасының төренә карап, түләү күләме 4,5 мең сумнан 18,5 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Табиблар түләүләрне проактив режимда ала, акча алу өчен аларга берни дә эшләргә кирәкми. Ай саен медицина оешмалары Татарстан Социаль фонды бүлегенә электрон реестрлар җибәрә. Аларда махсус түләү алырга хокуклы хезмәткәрләр турында белешмәләр, билгеләнгән түләүләр суммалары һәм аларны исәпләгәндә файдаланылган мәгълүматлар бар.

Бу реестрлар нигезендә фонд хезмәткәрләрнең банктагы счётына яки МИР картасына 7 эш көне дәвамында акча күчерә. Социаль фонд счет реквизитларын шулай ук медицина учреждениеләреннән ала

Ел башыннан Татарстанда 27 000 медицина хезмәткәре гомуми суммасы 1 280 млн сум тәшкил иткән түләүләр алды.

Яңалыкларны безнең Дзен-каналдан укый аласыз. Кушылыгыз безгә! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев