Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

1 сентябрьдән Татарстанда автомобиль хуҗалары өчен дәүләт пошлинасы кыйммәтләнә

1 сентябрьдән дәүләт пошлиналарына яңа тарифлар үз көченә керә,

Алар барлык автомобильчеләргә һәм транспорт чаралары хуҗаларына кагылачак. «Татар-информ» агентлыгы Татарстан автоһәвәскәрләре өчен нинди хезмәтләр кыйммәтрәк булачагын хәбәр итә.

Автомобиль хуҗалары өчен дәүләт пошлиналары арта:

- машина йөртү таныклыгын алу элеккеге 2 мең сум урынына 4 мең сумга төшәчәк;

- электрон чыганаклы яңа үрнәктәге таныклык өчен 3 мең урынына 6 мең сум түләргә туры киләчәк;

- халыкара хокукларны рәсмиләштерү 2 мәртәбә кыйммәтләнә (1,6 меңнән 3,2 меңгә кадәр);

- транспорт чарасы паспорты (ПТС) өчен элеккеге 800 урынына 1,2 мең сум түләргә туры киләчәк;

- ПТСка төзәтмәләр кертү 350 сум урынына 525 сумга кадәр кыйммәтләнәчәк;

- автомобильне теркәү турындагы кәгазь таныклык бәясе 1,5 мең сумга кадәр артачак, хәзер бу хезмәт 500 сум тора;

- транспорт чарасын теркәү турындагы таныклыкның (СТС) пластик варианты 1,5 мең сум иде, хәзер 4,5 мең сумга кадәр артачак;

- машина өчен номер 2 мең урынына 3 мең сум, ә мотоцикл яки прицеп өчен 1,5 мең урынына 2,25 мең сум торачак.;

- кәгазь транзит номеры 300 сум булачак, хәзер – 200 сум;

- машина өчен металл транзит билгесе хәзер 1,6 мең урынына 2,4 мең сум торачак, ә прицеп өчен — шулай ук элеккеге 800 урынына 2,4 мең сум.

Моннан тыш, диагностика картасын ясаганда, мәгълүматларны техник карауның бердәм базасына керткән өчен 500 сум түләргә туры киләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев