11 апрельдән санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр Татарстан зиратлары гражданнар өчен ябыла. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева шул хакта хәбәр итте.
«11 апрельдән санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчыга, димәк, Роспотребнадзор рөхсәт иткәнчегә кадәр Татарстан зиратлары гражданнар өчен ябылачак», - диде ул.
Мәет җирләү мәшәкатьләре буенча мөрәҗәгать итү һәм җеназада катнашу гына кагыйдәдән искәрмә булып тора.
Фото: татар информ
Нет комментариев