Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

11нче гимназия Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын әдәби көрәш белән башлады (+ фоторепортаж)

11нче гимназиядә Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына старт бирелде.

 

Әлеге уңайдан 1нче “А” сыйныфы җитәкчесе Венера Галимова әти-әниләр белән әдәби көрәш – “Аулак өй-баттл” уздырды.

Әдәби ярышта ике команда: “Дуслык”, “Гүзәл кызлар” катнашты. Командаларда, әлбәттә, әниләр иде. Ә аларга көч биреп торырга әтиләр дә килгәннәр.

Әзерлек барышында әниләргә татар теленең гореф-гадәтләре, әдәби әсәрләрен, шигырьләрен укырга туры килгән, мәкальләр өйрәндек, диделәр. Төрле өлкәдә эшләүче әниләрне телебезгә хөрмәт, балаларны ярату, сыйныф җитәкчесен хөрмәт итү берләштерде.

Әдәби ярыш барышында әниләрнең җырга-моңга оста, талантлы икәнен дә күрдек, хәтта артистларың бер янда торсын. Гимназиядә “Айсылу” балалар театры җитәкчесе Зөмәрә Шәрәпова: “Сезне республикакүләм “Аулак өй-баттл”га да алып барырга кирәк. Бигрәк талантлылар икәнсез”, - диде.

Укытучы Венера Галимова әйтүенчә, әниләрне шулай итеп ярыштыру эшен оештыру авыр булмаган. “Минем укучыларым акыллы, тыңлаучан, димәк, аларның әти-әниләре шундый дигән сүз. Ватсап төркемендә генә яздым, алар риза булдылар. Үзләре командаларга берләштеләр, үзләре өйрәнделәр”, - ди.

Гадел жюри командаларның һәр биремен бәяләп, нәтиҗәләр чыгара барды. Нәтиҗәдә, “Гүзәл кызлар” командасы җиңде. Җиңүчеләр, Һәр катнашучы Диплом, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Гимназия директоры Гөлнара Шәрифуллина әти-әниләргә мәктәп чарасында катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

 

Розалия Мостафина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Моладцылар